- Язык:
Татарский (Татарча)
- Автор:
Мансур Сафин
- "Хисләр балкышы: Сайланма әсәрлгр", Яр Чаллы. 2022
Стокгольм
Нигә ул төшемә керде, аптыратып,
Узган чорлар чоңгылында чәчәк атып,
Ул төш тынгысыз Стокгольм турында
Миңа бәхет вәгъдәләгән урында.
Бәлки бәйрәм дә булгандыр, төгәл белмим,
Тик кыңгырау чакырды да, чакырды.
Тетрәндергеч шомлы, көчле орган кебек,
Дога укып, халык көнгә җан өрде.
Басып тордым тау өстендә, гүя мин дә
Кешеләргә вәгазь алып килүчедәй —
Хозурландым су-күкләрнең агышы белән,
Тирә-якта урман-кырлар шундый чибәр!
“И, Алла! — диеп кычкырдым, борчылып,мин, —
Нишлим, әгәр Ватанкаем шушы булса?
Монда түгелме соң гыйшкым вә үлемем,
Шушы изге җирдә, бәлки, мин дә тусам?”
Һәм аңладым: мин мәңгегә адашканмын
Вакытлар вә киңлекләрне кичүләрдә,
Ә кайдадыр туган елгам челтерәп ага,
Тик миңа юл ябык инде ул чорларга...
Перевод стихотворения Николая Гумилёва «Стокгольм» на татарский язык.
Стокгольм
Зачем он мне снился, смятенный, нестройный,
Рожденный из глубин не наших времен,
Тот сон о Стокгольме, такой беспокойный,
Такой уж почти и нерадостный сон…
Быть может, был праздник, не знаю наверно,
Но только все колокол, колокол звал;
Как мощный орган, потрясенный безмерно,
Весь город молился, гудел, грохотал…
Стоял на горе я, как будто народу
О чем-то хотел проповедовать я,
И видел прозрачную тихую воду,
Окрестные рощи, леса и поля.
«О, Боже, — вскричал я в тревоге, — что, если
Страна эта истинно родина мне?
Не здесь ли любил я и умер не здесь ли,
В зеленой и солнечной этой стране?»
И понял, что я заблудился навеки
В слепых переходах пространств и времен,
А где-то струятся родимые реки,
К которым мне путь навсегда запрещен.