• Язык:
    Татарский (Татарча)
Источник:
  • "Хисләр балкышы: Сайланма әсәрлгр", Яр Чаллы. 2022

Урман

Ул урманның аксыл кәүсәләре
Караңгылыктан хәйран үсәләрдер.

Тамыр арты тамыр — җир астыннан:
Гүя сузыла куллар мәетстаннан.

Ялкынлы яфрак өере арасында
Яши кәрлә, алып — арысланнар,

Һәм күргәннәр: эз калдырган комда
Алты бармак булган куллы бәндә.

Беркайчан да монда сукмак буйлап
Француз пэры йөрмәгәндер уйлап,

Юлбасар да, посып, атмагандыр,
Мәгарәдә монах ятмагандыр.

Беркөн генә мәче башлы хатын,
Күк күкрәүле җиргә чыгып басты,

Сыкранды ул көмеш таҗлы сылу,
Таң атканчы кайгырып борчулы,


Һәм дә, тынып, иртән үлеп китте,
Гөнаһлардан чистарынмый хәтта...

Бу хәл булды тәүге елларда —
Юктыр хәзер эз дә аларда,

Бу хәл булды тәүге бер илдә —
Кайтаралмас аны хыялый җил дә...

Уйлап таптым моны, күреп синең
Толымларың — утлы елан җенен!

Синең яшькелт күзләреңне күреп —
Авыру фарси фирәзәсен кебек...

Бәлки, теге урман — күңелең синең,
Бәлки, теге урман — гыйшкым минем,

Әллә, бәлки, вафат булгач, үзебез
Шул урманга бергә юнәлербез.


Перевод стихотворения Николая Гумилёва «Лес» на татарский язык.

Лес

В том лесу белесоватые стволы
Выступали неожиданно из мглы,

Из земли за корнем корень выходил,
Точно руки обитателей могил.

Под покровом ярко-огненной листвы
Великаны жили, карлики и львы,

И следы в песке видали рыбаки
Шестипалой человеческой руки.

Никогда сюда тропа не завела
Пэра Франции иль Круглого Стола,

И разбойник не гнездился здесь в кустах,
И пещерки не выкапывал монах.

Только раз отсюда в вечер грозовой
Вышла женщина с кошачьей головой,

Но в короне из литого серебра,
И вздыхала и стонала до утра,

И скончалась тихой смертью на заре
Перед тем как дал причастье ей кюрэ.

Это было, это было в те года,
От которых не осталось и следа,

Это было, это было в той стране,
О которой не загрезишь и во сне.

Я придумал это, глядя на твои
Косы, кольца огневеющей змеи,

На твои зеленоватые глаза,
Как персидская больная бирюза.

Может быть, тот лес — душа твоя,
Может быть, тот лес — любовь моя,

Или может быть, когда умрем,
Мы в тот лес направимся вдвоем.


Другие переводы: