• Язык:
    Татарский (Татарча)
Источник:
  • "Хисләр балкышы: Сайланма әсәрлгр", Яр Чаллы. 2022

Син буш сүзләр генә әйттең...

Син буш сүзләр генә әйттең,
Ә кызкай чәчәк атты:
Алтын бөдрәләрен тарап,
Сөенечтән балкып атлый.

Хәзкр чиркәүдә булганда
Гел укый сиңа дога:
Сине уйлап, кояшка да,
Күккә дә назлы бага.

Күзләренә яшьләр тула,
Яшен килүен сизеп —
Кирәксә, сиңа — чәчкәдәй —
Гомерен дә бирер өзеп...


Перевод стихотворения Николая Гумилёва «Девушка» на татарский язык.

Девушка

Ты говорил слова пустые,
А девушка и расцвела:
Вот чешет косы золотые,
По-праздничному весела.

Теперь ко всем церковным требам
Молиться ходит о твоем,
Ты стал ей солнцем, стал ей небом,
Ты стал ей ласковым дождем.

Глаза темнеют, чуя грозы,
Неровен вздох ее и част.
Она пока приносит розы,
А захоти — и жизнь отдаст.


Другие переводы: